“Стратегия -2030”: Әлмәткә алга таба үсү өчен нәрсә кирәк

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Бүген видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-экономик үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы эшләнде. Элемтәдә Казан, Кама аръягы һәм Әлмәт агломерацияләре вәкилләре булды. Исегезгә төшерәбез, ТР президенты Рөстәм Миннеханов кушуы белән “Татарстан-2030” стратегиясе әзерләнгән иде.

Әлмәт агломерациясенә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай шәһәрләре керә. Ул Россиянең дөнья күләмендә конкурентлык итәргә сәләтле 7 полюсыннан берсе булып тора. Әлмәт исә, Яр Чаллы һәм Казан белән беррәттән, Татарстан үсеше өчен шундый полюс.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин Әлмәт агломерациясе үсешенең планнарын билгеләде һәм шәһәрләр кооперациясенә бик уңай каравын белдерде.

“Кеше Әлмәттә яшәп Бөгелмәдә эшли икән, ул юлда 40 минут түгел, 15 минут үткәрергә тиеш. Шуңа күрә безгә юл челтәрен үстерергә, юлны өченче категориядән икенчегә күчерергә кирәк. Моның өчен юл тасмасын киңәйтергә, текә борылышлырны турайтырга һәм барлык кешегә уңайлы челтәр булдырырга кирәк”, – диде Айрат Хәйруллин.

Аның әйтүенчә, яңа стандартлар һәм инновацияләр юл хәрәкәтен җайлы һәм куркынычсыз итеп кенә калмый, экономик файда да китерә. Әлмәт чынлыкта глобаль нефть агымнары стартында тора. ”Дуслык” нефть үткәргечен искә төшерү дә җитә. Транспорт инфраструктурасын, транзит потенциалын үстерү, транспорт агымнарын идарә итүнең бердәм механизмнарын булдыру заман таләбе булып тора.

Моннан тыш, “Стратегия-2030” Шәле-Баулы автомобиль юлы төзүне (идеалда, Зәйне әйләнеп үтеп, Әлмәт-Яр Чаллы юлын реконструкцияләүне) күздә тота. Лениногорск-Әлмәт-Яр Чаллы-Әгерҗе-Ижевск тимер юлын реконструкцияләү дә таләп ителә.

Бөгелмә аэропорты да читтә калмый, 15 ел эчендә аңа халыкара статус алу өчен бөтен алшартлар бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International