Татарстанда балык ашап агулану очраклары арткан

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстанда описторхоз авыруы йоктыручылар саны артты. Кагыйдә буларак, бу чир елга һәм диңгез балыклары аша йога. Авыруның төп билгеләре – косу һәм ашказаны авырту. Балык организмындагы паразит кортларны коралсыз күз белән генә күрерлек түгел.

Күбесенчә описторхоз белән балыкны тиешле температурага җиткермичә әзерләү аркасында авырыйлар. Диңгез яки елга балыгын порцияләргә аерып 20 минут дәвамында пешерергә яки кыздырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International