Җәяү йөрү – сәламәтлеккә юл

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Дәвалау-профилактика учреждениеләренең баш врачлары һәм сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре катнашында үткән атналык планеркада идарә җитәкчесе Равил Хәйруллин түбәндәге мәсьәләләргә игътибар юнәлдерде: олыларны һәм балаларны диспансерлаштыру, врачлар һәм шәфкать туташларыннан торган мобиль бригадаларның Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә баруы, Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә медальләрне җылы атмосферада тапшыру, медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасы, хезмәт коллективларында хисап җыелышлары һ.б.
Ул ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның президент Рөстәм Миннеханов рәислегендә үткән, халыкның гомер озынлыгын арттыруга багышланган киңәшмәдә әйткән сүзләрен аерым басым ясап искә төшерде; “Һәркайсыбызның артында хезмәт коллективлары тора, һәм без бу бурычны хәл итүне үзебездән башларга тиеш”.

Сәламәтлегеңне саклау, физик формаңны югалтмау өчен иң әйбәт чара исә – көн саен җәяү йөрү. Бу вакытта уртача тизлек сәгатькә 6-7 км булырга тиеш. Ә тирләүдән курыкмагыз, тир белән чир дә чыга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International