Милек салымын түләүдә яңа тәртип турында матбугат конференциясе булды

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Әлмәттә брифингта физик затларның милекләре өчен салымны исәпләү тәртибенә кагылышлы законнар турында сөйләшү булды. Чарада ӘМР экономика, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы Светлана Лаптева, салым инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Зилә Вафауллина, матбугат вәкилләре һ.б. катнашты.

1 гыйнвардан физик затларның милкенә салымны базар бәясенә якын кадастр бәясеннән чыгып яңача исәпләү тәртибе кертелә. Квартир яки йортның кадастр бәяләмәсе буенча төгәл мәгълүматларны ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтыннан белергә була www.mzio.tatarstan.ru

Салымны киләсе ел башыннан яңача түләргә кирәк булачак.

Салым органнары вәкилләре салымнарның күләме нык артачак дип борчылмаска киңәш итәләр, яңача исәпләүгә акрынлап, биш ел дәвамында күчеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International