Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль водомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Район башкарма комитеты, шәһәр прокуратурасы, пенсия фонды, федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе, дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль водомствоара комиссиянең чираттагы утырышына җыелдылар.

Утырышка законсыз гамәлләре сизелгән эш бирүчеләр чакырылды. Аларның кайберләре “соры схема” белән эшлиләр: эш хакының хезмәт договорында язылган өлеше ведомость белән түләнә, ә бер өлеше конверт белән бирелә. Эш бирүчеләргә болай итү файдалы, чөнки алар конвертлы эш хакыннан пенсия өчен дә, салым да түләмиләр. Статистика күрсәтүенчә, бүген Әлмәттә “соры базар” категориясенә 10 мең чамасы кеше керә.

Бүгенге сөйләшү кисәтү характерында булды. Кайбер эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренең эш хакын 12 мең сумга кадәр күтәрергә әзер, кайберләре бизнесларын якын арада ябуны кулайрак күрәләр. Моның да катлаулы ягы бар, чөнки эшләүчеләргә предприятие ябылу аркасында азат ителәчәкләре турында ике ай алдан имзаларын алып хәбәр итәргә кирәк.

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль водомствоара комиссиянең җитәкчесе, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов әйтүенчә, Әлмәттә ваклап сату өлкәсендә конкуренция чынлап та зур, торак йортларга якын урнашкан вак кибетләр шул сәбәпле керемнәрен югалталар, ләкин бу закон бозу өчен сәбәп була алмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International