Әлмәттә ТКХ өлкәсендә координация советы утырышы булды

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә ТКХ өлкәсендә координация советының быелгы соңгы утырышы булды. Анда район башкарма комитеты, Контроль-исәпләү палатасы, шәһәр прокуратурасы, полиция бүлеге, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, коммуналь предприятиеләр, идарәче компанияләр вәкилләре һ.б. катнашты.

Торак сәясәте һәм ТКХ департаментының Әлмәт районы территориясендә ТКХ өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеге турында Департаментның җитәкчесе Дамир Аскиев доклад ясады. Ул тармактагы аеруча борчулы мәсьәлә – коммуналь хезмәтләр өчен түләүдәге бурычларга тукталды.

Дамир Аскиев шулай ук муниципаль торак фондын тоташ инвентарьлаштыру нәтиҗәләре турында хисап бирде.

ТКХ өлкәсендә гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләү мәсьәләсе һаман хәл ителмәгән килеш кала. Проблеманы хәл итүнең нәтиҗәлерәк чарасы буларак, Дамир Аскиев энергоресурслар куллануны исәпләүнең комплекслы автомат системасын кертергә тәкъдим итте.

Мәҗит Салихов үз чиратында кыңгыр эшләрнең җәзасыз калмаска тиешлеген әйтте, ачыкланган һәр фактны аерым контрольгә алырга һәм алар кабатланмасын өчен тиешле чаралар күрергә тәкъдим итте.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рияз Комаров социаль һәм эштән бирелә торган торакны инвентарьлаштыру, соцнаем договорларына ревизия үткәрү йомгаклары турында хисап тотты.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков салкын су өчен түләү тарифларын арттырмау буенча эшләнә торган эшләр турында хәбәр итте.

“Без дөрес юнәлеш алдык, әмма ирешелгәннәр белән тынычланып калырга иртәрәк әле”, – утырыш ахырында район башлыгы шундый нәтиҗә ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International