Кеше һәм табигать: проблемага безнең караш

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
44нче “Росинка” балалар бакчасында “Эколидер” шәһәр смотр-конкурсы кысаларында дөньяга экологик караш тәрбияләү юнәлешендә ата-аналар белән бергәләп “Кеше һәм табигать: безнең караш” дигән иҗади кичә үткәрелде. Ул балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә кеше һәм табигатьнең үзара мөнәсәбәте, кеше эшчәнлегенең табигатькә тәэсире проблемасының мөһимлеген аңлауга китерү, дөньяда бернәрсә дә эзсез югалмавын, ата-аналарның баланы кече яшьтән үк табигатьне яратырга һәм саклый белергә кирәклеген өйрәтергә тиешлегенә төшендерү һ.б. максатлар куйды. Педагог В.Ф.Гайниеваның эш уенын, түгәрәк өстәлне, педагогик мәсьәләләр чишүне, туган як табигате турында презентацияләр карауны, әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән стенгазеталарны күрсәтүне оста бәйләп алып баруы ата-аналарга балаларны экологик яктан үстерүнең мөһимлеген төшендерүдә нәтиҗәле гамәл булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International