“Теремок” балалар бакчасында “Эколидер” чарасы

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
“Эколидер” муниципаль конкурсы кысаларында 15нче “Теремок” балалар бакчасында Экология һәм табигатьтән файдалану департаментының баш белгече Галина Рябова катнашында балаларда табигатьне ярату хисе, бөтен тереклеккә ихтирам тәрбияләү, табигатькә аңлы-дөрес караш тәрбияләү максаты белән экологик чаралар үткәрелде.

Аны әзерләүдә бакчаның тәрбиячеләре, хезмәткәрләре катнашты. Тәрбиячеләре Р.К Максумова белән кече төркем балалары бакчаның табигать почмагындагы җан ияләренә кунакка килделәр. Балалар бик рәхәтләнеп хайваннар турында шигырьләр укыдылар, аларны тәм-төм белән сыйладылар.

Музыкаль җитәкче Л.Ю.Аксенова һәм тәрбиче М.А.Цыганова өлкән төркемдәге балалар белән “Урмандагы вакыйга” дигән тамаша күрсәттеләр.

Әзерлек төркеменә йөрүчеләр белән үткәрелгән экологик викторина да кызыклы һәм файдалы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International