Нәрсә ул ОДН? Ул каян килә?

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Нәрсә ул ОДН? Ул каян килә? – бүгенге көндә бик күпләрне борчый торган мәсьәлә.

Анализлардан күренгәнчә, ОДН (гомумйорт хаҗәтләре) беренче чиратта квартир хуҗалары үз акчаларын законсыз юллар белән “экономияләргә” тырышучы йортларда барлыкка килә. Намуссыз кешеләр, үзләре уйлаганча, дәүләтнекен түгел, күршеләренекен урлыйлар.

Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, АЗЖИ, “Әлмәт җылылык челтәрләре”, “Әлмәт-Водоканал” ААҖ , идарә итүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләреннән торган комиссия суга ОДНнары күп булган йортларны тикшереп йөри. Ноябрь аенда гына 124 торак йортта салкын һәм кайнар су счетчикларының күрсәтүләре, приборларның төзеклеге тикшерелде, 4841 квартир йөреп чыгылды. Нәтиҗәдә 18 квартирда пломба өзелгән булу, 3 квартирда магнит куелу, 15 квартирда счетчикның корпусы тишелү, 210 квартирда расход күрсәтелмәве, 76 квартирда счетчикларның срогы чыккан булу, 5 квартирда приборлардагы саннан кимрәк күрсәтү ачыкланды. Исәпләү приборлары куелмаган 3 квартирда пропискада торган һәм фактта яшәүче кешеләр саны туры килми, бер кеше дә пропискада тормаган һәм исәпләү приборлары булмаган 2 квартирда чынлыкта кешеләр яши.

Индивидуаль исәпләү приборларын эксплуатацияләү тәртибе бозылган квартирларның хуҗалары, РФ хөкүмәтенең №354 от 06.05.2011 карары нигезендә, үткән 6 ай өчен артыгын түләргә тиеш!
Хөрмәтле гражданнар, мошенниклык белән шөгыльләнмәгез, күршеләрегез кесәсенә кермәгез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International