Депутатлар үзгәрешләр яклы

2014 елның 3 октябре, җомга
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXVI (уртак) сессиясендә депутатлар Әлмәт шәһәре һәм районы Уставларына үзгәрешләр кертте.

Район башлыгы урынбасары, муниципаль район Советы рӘисе урынбасары Наҗия ХӘйдӘрова чыгышыннан күренгӘнчӘ, үзгӘрешлӘр һӘм өстӘмӘлӘр бюджет процессын оештыру, җирле үзидарӘ органнарының социаль юнӘлештӘге вӘкалӘтлӘрен билгелӘү һӘм эшмӘкӘрлӘрнең мӘнфӘгатьлӘрен яклау юнӘлешлӘрендӘ чагылыш таба. Шулай ук бюджетка түлӘнүче салымга кагылышлы пункт та Уставта урын алган. ХӘзер башкарма хакимиятнең салым җыемнары өлкӘсендӘ контрольлек һӘм күзӘтчелек итү вӘкалӘтлӘренӘ ия булган территориаль органнары Финанс-бюджет палатасына салымнарны билгелӘү һӘм түлӘү турында мӘгълүмат бирергӘ тиеш булачак. 2015 елның 1 гыйнварыннан исӘ физик затларның милкенӘ салым түлӘүгӘ үзгӘрешлӘр керӘ, шулай ук җир салымы түлӘү вакыты да үзгӘрӘчӘк. Бу хакта Финанс-бюджет палатасы рӘисе Зөлфия ШӘйдуллина җиткерде.

СессиядӘ күтӘрелгӘн мӘсьӘлӘлӘр буенча карарлар бертавыштан кабул ителде. Депутатлар шӘһӘр генераль планына үзгӘрешлӘр кертү мӘсьӘлӘсен дӘ тикшерде. Күпбалалы гаилӘлӘр өчен ТүбӘн Мактама бистӘсенең көнчыгыш өлешендӘрӘк төзелүче микрорайонга исем бирү турындагы мӘсьӘлӘ дӘ бу юлы уңай чилешен тапты (узган сессия утырышында аны эшлӘп бетерү шарты белӘн кире борган иделӘр - Г.Г.). ХӘзер ул рӘсми рӘвештӘ “Черемушки - Шомыртлык” дип йөртелӘчӘк. Депутатлар Әлеге микрорайондагы ике урамга Самат Гатауллин һӘм Шаген Донгарян исемнӘре бирү турында да карар кабул итте.

Сессия күркӘм традиция буенча бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International