Дәваның иң яхшысы – профилактика!

2014 елның 19 сентябре, җомга
“Татнефть” ААҖнең экономик иминлек идарәсе «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖнең иминлек идарәсе белән бергә үзләренең соңгы еллардагы эшчәнлегенә анализ ясады.

1999 елдан хәзергә кадәр чорны алып карасаң, җинаятьләрнең иң күбе 1999-2000 елларга туры килә. Бу 1998 елда булган кризис нәтиҗәләренә дә бәйле. Нәкъ менә шушы чорда нефть чыгару объектларында җинаятьчелекне кисәтү максатында Әлмәт эчке эшләр идарәсе базасында “Татнефть” ААҖ объектларын саклау буенча милиция бүлеге оештырыла башлады. Бу эшнең инициаторы “Татнефть” компаниясе булды. Әлеге бүлекнең эшчәнлеге аркасында җитештерү объектларында җинаятьчелекнең артмавына ирешү мөмкин булды. Мәсәлән, 2003 елда электр линияләрен “чишендерү” очрагы 137 булса, 2005 елда бу сан 45кә калды. 2003 елда электр двигателе урлау фактлары 39 булса, 2005 елда 28гә калды. 2003 елда 270 скважина сафтан чыгарылган иде, 2005 елда бу сан 117 булды.

Әмма 2005-2006 елларда “Татнефть” системасында урлаулардан зыян күрү кискен артып китте – 15 миллион сумга җитте. Бу төсле металларга бәянең нык артып китүенә бәйле иде. Бу хәлдән котылу өчен компания җитәкчелеге ТР президентына кара һәм төсле металлар әйләнешен тәртипкә салуны сорап мөрәҗәгать итте.

2011-2012 елларда скважиналардан задвижкалар урлау зур зыян китерә башлады. Бу җинаятьләрне ачуда эчке эшләр идарәсе һәм экономик иминлек хезмәтенең роле зур булды.

2012 елдан башлап җинаятьләр саны тотрыклы рәвештә кимүгә таба бара.

Тулаем алганда, “Татнефть” компаниясендә хокук бозуларга каршы алып барыла торган эш сизелерлек нәтиҗәләр бирә. 2000 елдан 2013 елга кадәрге чор эчендә компаниягә китерелгән зыян күләме 8 тапкырга диярлек кимеде (21 миллион сумнан 2,6 миллион сумга).

Монда җәза бирүнең генә түгел, җинаятьләрнең ачылмый калмавын, бу хакта халыкка җитәчәген белеп торуның роле зур. Хокук бозуларга каршы көрәшүдә дә медицинадагы кебек: дәвалау түгел, профилактика мөһимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International