Эш бирүчеләр игътибарына!

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
2014 елда ТР хөкүмәте ябылу урыннарыннан азат ителгән кешеләрне (азат ителгәннән соң 3 ел дәвамында) эшкә урнаштырганда эш хакы түләү буенча эш бирүчеләрнең чыгымнарын өлешчә каплау тәртибен раслады.

Андый кешене эшкә алып, бер кешегә кимендә ике минималь эш хакы кадәр түләү билгеләгәндә, эшкә алынучыга түләү чыгымнарының бер өлеше (бер минималь эш хакы + иминият кертеме кадәр) кире кайтарыла. Бу эш бирүчеләрне матди кызыксындыру максатында эшләнә.

Хөрмәтле эш бирүчеләр, мәшгульлек үзәге сезне хезмәттәшлек итәргә чакыра. Әлеге юнәлеш буенча өстәмә мәгълүматлар алу өчен Мәшгульлек үзәгенә 109,110 кабинетларга мөрәҗәгать итәргә була. Телефон 32-34-99.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International