Әлмәт кунакханәләре мәҗбүри классификация үтәчәк

2014 елның 8 августы, җомга
Шушы җәйдән башлап Россиядә кунакханәләрне тоташтан классификацияләү, ягъни билгеләнгән стандартларга туры килүләренә карап йолдызлы итү башлана. 7 августта район башкарма комитетында иртәнге киңәшмәдә шушы хакта һәм башка байтак темаларга сөйләшү булды.

Райбашкарма җитәкчеснең экономика буенча урынбасары, җыелган кешеләрне сәламләп, бу мәсьәләнең актуальлеген әйтте. Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисенең урынбасары Екатерина Барабанова эшкуарларга 2015 елның 1 июленә кадәр Татарстандагы барлык кунакханәләрнең дә мәҗбүри классификация үтәргә тиешлеген белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International