Көн тәртибендә – электрон түләү системасы

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Район муниципалитетында 23 июльдә банк филиаллары вәкилләре белән үткән киңәшмәдә ТКХ өчен электрон түләүләрне арттыру мәсьәләсе каралды.

Бу мәсьәләнең кузгатылуы беренче тапкыр гына түгел. Әмма, ел ярым элек Әлмәт электрон түләүләр буенча республикада лидер булса (алар уртача күләмнең 25,2%ын тәшкил итә иде), быел без лидер шәһәрләр арасында унынчы урында гына. Электрон түләүләр өлеше гыйнварда кими башлаган иде, майда нибары 11%ка гына калды.

Әлмәтлеләр ТКХ түләүләрен башкарганда заманча технологияләрдән активрак файдалансын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов банк филиаллары вәкилләренә шундый сорау куйды. Җаваплар төрле булды.

Киңәшмәдә катнашучылар әлмәтлеләрнең терминалларга ышанмау сәбәпләрен дә күрсәттеләр: акча тиешле урынга барып җитмәс яки кассага түләү белән чагыштырганда озаграк барыр дип курку, терминаллар эшендә техник тоткарлыклар, яки алардан файдалана белмәү.

Киңәшмәдә берничә карар кабул ителде. Шуларның берсе – терминалга юлларын тизләтү өчен әлмәтлеләр белән өйрәтүле семинарлар үткәрү. Үз чиратларында, банк хезмәткәрләре дә кешеләргә терминал аша түләүдә ярдәм күрсәтергә тиешләр, чөнки бит нинди дә булса яңалыкның өстенлеге яки кимчелеген ачыклау өчен башта аны үзләштерергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International