Росреестрның Татарстан идарәсенең эш йомгаклары

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Бүген ТР хөкүмәтендә видеоконференция режимында брифинг булды. Анда Росреестрның Татарстан идарәсе җитәкчесенең урынбасары Альберт Хәйруллин идарәнең эшчәнлеге турында доклад ясады. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының эшчәнлеге турында доклад белән аның директоры Ленара Мозаффарова чыкты.

Альберт Хәйретдинов сөйләвенчә, беренче ярты еллыкта 386 меңнән артыграк теркәү эшләре башкарылган, шуның яртысы торак биналарга, 37%ы җир участокларына, 12%ы торак булмаган биналарга, 1%ы башка эшләргә туры килә.

Йортлар төзүдә өлешләп катнашу шартнамәләрен теркәү былтыргыдан 20%ка арткан, бу яклап Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре һәм Яшел Үзән, Питрәч районнары өстенлек итә. “Дача амнистиясе” буенча да Тукай, Биектау, Лаеш, Яшел Үзән районнары белән беррәттән Әлмәт районы алда бара.

Шактый санда күп балалы гаиләләр җир участокларына хокукларын теркәгәннәр, аларның күпчелеге Чаллы, Казан шәһәрләренә, Түбән Кама, Әлмәт, Кукмара һәм Арча районнарына туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International