Әлмәттә умырткалык өчен гимнастика сезоны ачыла

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Кичә Әлмәттә сәламәтләндерү гимнастикасы сезоны ачылды. Умырткалык һәм буыннар өчен профилактик гимнастика шәһәр паркында һәр сишәмбедә бушлай үткәрелә. Бу хакта Новосибирскдагы “Кеше институты” җәмәгать оешмасы вәкиле, мускуллар ярдәмендә умырткалык өчен гимнастика авторы Владимир Ефремов хәбәр итте.

Проект Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе һәм парк администрациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аның максаты – сәламәт яшәү рәвешен, шул исәптән иң кечкенәләр арасында да, пропагандалау.

Беренче заниятие кичә 16.00 сәгатьтә үтте, анда 50дән артык кеше катнашты. Ефремов үзе бүген Казанга, башкала кешеләрен сәламәт яшәү рәвешенә тартырга китте, Әлмәттә үзе урынына өйрәткән тарафдарын калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International