Әлмәттә ТКХ өлкәсендә координация советының чираттагы утырышы булды

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Киңәшмәдә Әлмәт районы башлыгы, координация советының рәисе Мәҗит Салихов, шулай ук район башкарма комитеты, контроль-хисап палатасы, шәһәр прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге вәкилләре катнашты.

Халыкның торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләвенең торышы турында төп доклад белән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков чыкты. Аның әйтүенә караганда, түләүләр хәзерге көндә 90-94% тәшкил итә. Николай Алексеевич түләмәүнең берничә сәбәбен күрә: хезмәт күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать булмау, түләтү системасының ачык булмавы, гомумйорт ихтыяҗларына дөрес түләтмәү. Һәм тагын бер мөһим фактор – идарәче компания хезмәткәрләренең һәм исәп-хисап үзәгендә эшләүчеләрнең тупаслыгы.
Күрелә торган чаралар беркадәр нәтиҗә бирә, ләкин җитәрлек түгел.

Мәҗит Салихов бурычы җыелган кешеләрне уңайлыгы кимрәк булган “резервтагы квартир”ларга күчерү мөмкинлеген искә төшерде, закон моны тыймый.

Чыгышының ахырында Николай Богданчиков идарәче компанияләрнең оешу-хокукый формаларын кабат карап чыгарга тәкъдим итте, шул ук вакытта аларның устав капиталы 500 мең сумнан ким булмаска тиеш.

90%тан артык җыйган идарәче компания вәкилләренә дә сүз бирелде, аларның да проблемалары бар икән. Аларны ипотекасын да, ТКХ түләүләрен дә түләргә мөмкинлеге булмаган яшь гаиләләр борчый. Моннан тыш, ипотекалы йортларда торакны законсыз арендалау очраклары бар, хосусый балалар бакчалары да булгалый. Шәһәрнең үзәк өлешендә идарәче компанияләрнең иң нык үзәгенә үткәне – беренче катта урнашкан сәүдә биналары. Аларның күпчелеге әле һаман да торак фондтан чыгарылмаган килеш.

Мәҗит Салихов барлык проблемаларның да координация советында каралачагын әйтте. “Без бу проблеманы барыбыз да бергәләп хәл итәргә тиешбез”, - дип ассызыклады район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International