Эш бирүчеләр игтибарына!

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
2014 елда ТР хөкүмәте тарафыннан кайбер категория кешеләрне эшкә алганда эш бирүчеләрнең чыгымнарын өлешчә кайтару максатында ике тәртип расланды.

Аларның берсе, урта һәм башлангыч профессиональ уку йортларын тәмамлап, беренче тапкыр эш эзләүче 18-20 яшьлек кешеләргә, югары уку йортларын тәмамлаганнан соң 2 ел дәвамында беренче тапкыр эш эзләүчеләргә кагыла; икенчесе иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан кешеләргә карата 3 ел дәвамында көчендә була.

Югарыда күрсәтелгән гражданнарны ике минималь эш хакыннан ким булмаган сумма түләү белән эшкә алган эш бирүчегә бер минималь эш хакы күләмендә коипенсация түләнә.

Компенсация тәртибе һәм шартнамә формалары Мәшгульлек үзәге сайтында, “Эш бирүчеләргә. Инвалидларны эшкә урнаштыру. Эш бирүченең эш хакы буенча чыгымнарын компенсацияләү” бүлегендә almattrud.ru. адресы белән урнаштырылган.

Күрсәтелгән юнәлешләрдә шартнамәләр төзү буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен Мәшгульлек үзәгенә 32-34-99 телефоны аша мөрәҗәгать итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International