“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Хәерле көн! Минем хәлдә нәрсә эшләргә мөмкин икәнен әйтсәгез иде. Мин хөкем ителгән кеше, ләкин ул хөкем күптән инде исәптән алынган. Шул сәбәпле мин эшкә урнаша алмыйм. Дөресрәге, мин инде эшкә алынган да идем, тик менә иминлек хезмәте обходнойга кул куймый. Аңынчы мин 6 ел “Татнефть”тә эшләдем, бернинди проблема да булмады. Хәзер мине сызып ташларгамы инде? Мин үзем юньле кеше, гаилә, балалар бар. Шофер булып кермәкче идем. Минем хөкем ителгәнне сәбәп итеп иминлек хезмәте дөрес эшлиме, хакы бармы? Игътибарыгыз өчен алдан ук рәхмәт.

Җавап.
Анкетага хөкем ителү турында сорау кертүне компаниянең җитәкчелеге яки иминлек хезмәте хәл итә. Һәм аларның моңа хакы бар. Әгәр дә хөкемгә тартылмаганлык мәҗбүри таләп итеп куела икән, эш бирүче хөкем ителгән кешене эшкә алмаска мөмкин.

Үзеңнең хокукыңны яклау өчен, сәбәбен күрсәтеп, ни өчен эшкә алмаулары турында язмача документ таләп итәргә кирәк. Шул вакытта, хәтта язмача отказ бирмәсәләр дә, үз хокукларыңны яклап судка мөрәҗәгать итәргә була. Эш бирүченең эшкә алырга каршы килүе уңаеннан шикаять белән прокуратурага да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International