Әлмәттә пенсионерлар өчен “Күңелле стартлар” булды

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Әлмәттә 500дән артык ветеран атнага 4-5 тапкыр бушлай спорт мәктәпләренә һәм бассейннарга йөри, алар турында район җитәкчеләре шулай кайгырта. Пенсионерлар ел саен “Күңелле стартлар”да рухи күтәренкелек, яшәү дәрте алалар.

Шәһәр ветераннар советы һәм Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе инициативасы белән футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбендә андый ярышлар быел да оештырылды. Әби-бабаларына көч бирергә быел да аларның оныклары, хәтта оныкчыклары да килгән иде.

Ярышта катнашучыларның уртача яше 60 булды. “Район күләмендәге мондый ярышлар аннары республика дәрәҗәсенә күчә. Без моңа тулы җаваплылык тоеп әзерләнәбез, тиздән командалар туплый башлыйбыз”, - диде шәһәр ветераннар советы рәисе урынбасары Марсель Надыров.

Ярышка махсус әзерлек булмаса да, катнашучылар барысы да бик яхшы формада, йөзләрендә елмаю иде. Программада бильярд, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, шахмат һәм шашка, йөзү ярышлары бар.
Оештыручыларның сәламләү сүзе, алданрак үткән ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү, коцерт программасы, җиңү омтылышы, дуслык элемтәләре урнашу – “Күңелле стартлар” чын мәгънәсендә күңелле һәм файдалы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International