Әлмәттә капремонтны финанслау ысулын сайлау буенча җыелышлар үтәчәк

2014 елның 15 марты, шимбә
Хәзер квартир ияләре капиталь ремонтка дигән акчаларны региональ операторга күчерәчәк.

Татарстан Республикасы законы квартир ияләрен үз йортларына капиталь ремонт үткәрү өчен торак мәйданның һәр квадрат метрыннан 5әр сум күчереп барырга мәҗбүр итә. Соңгы вакытка кадәр бу акчалар ТРның Баш инвестиция-төзү идарәсенә (ГИСУ) туплана иде.

Идарәче компанияләр һәм торак хуҗалары ширкәтләре белән киңәшмәдә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков әйтүенчә, торак фондына капиталь ремонт программасы 2043 елга кадәр озайтыла. Шул уңайдан ГИСУда капиталь ремонт фонды булдырылды. Хәзер торак хуҗаларының барлык акчалары шунда тупланачак, федераль, республика һәм җирле бюджетлар средстволары да шунда күчерелә.

Николай Богданчиков шуңа игътибар юнәлдерде: хәзер кайбер идарәче компанияләр, бигрәк тә торак ияләренең ширкәтләре капиталь ремонтка акчаны 5әр сумнан кимрәк җыялар яки бөтенләй алмыйлар. Болай эшләгәндә дәүләтнең финанс ярдәме булмаска мөмкин, капиталь ремонт вакыты җиткәч үз акчаларына гына исәп тотарга кала.

Әмма ничек кенә булса да 17 апрельгә кадәр барлык идарәче компанияләргә һәм ширкәтләргә үзләре хезмәт күрсәтә торган йортларда (Әлмәт районында андый йортлар 964) яшәүчеләр белән очрашулар үткәрергә һәм, беркетмәгә язып, капиталь ремонтка акча күчерү ысулын һәм региональ операторны сайларга кирәк. Беренче чиратта җыелышлар капиталь ремонт программасына быел ук кергән йортларда үтәргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International