Бергә хезмәттәшлек иткәннән пациентлар ота

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәттә 16 районның дәвалау учреждениеләре өчен зона эш киңәшмәсе булды. Аны директоры Алсу Мифтахова җитәкчелегендә ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды оештырды.

Сүз ТР территориясендә гражданнарга түләүсез медицина хезмәте күрсәтүдә дәүләт гарантияләре программасын формалаштыруның үзенчәлекләре һәм 2014-2016 елларга бу программаның төп үзгәрешләре турында барды. Очрашу барышында күп сораулар бирелде. Аларның кайберләренә шунда ук җавап алынды, калганнары буенча мәгълүмат бер атна дәвамында Территориаль фондның сайтына урнаштырылачак.

Мондый очрашуларны квартал саен үткәрү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International