Мәшгульлек үзәгенең 2013 елгы эш йомгаклары

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәгендә коллективның 2013 елгы эш йомгаклары буенча җыелышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул бердәм коллективка (34 кеше) күңелләрен салып, бөтен осталыкларын куеп зур һәм бик мөһим эш башкарган өчен рәхмәт белдерде.
Узган елда башкарылган эш турында доклад белән үзәкнең директоры Минсәгыйт Насертдинов чыгыш ясады.
2013 елда Үзәккә барлыгы 10 493 кеше, шулардан 6 166сы эш эзләп мөрәҗәгать иткән. 31 декабрьгә теркәлгән эшсез гражданнар саны 1 311 кеше булган. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисадый актив халыкның 1,27%ын тәшкил итә (бер ел элек бу күрсәткеч 1,30% иде).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International