Әлмәттә инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган кешеләрне 2014 елга билгеләнгән квоталар һәм резервланган эш урыннары исәбенә хезмәткә урнаштыру мәсьәләләренә багышлап киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин, Әлмәт шәһәр прокуратурасы, Халык мәшгульлеге үзәге вәкилләре, шулай ук эш бирүчеләр катнашты.

2013 елда инвалидларны эшкә урнаштыру квотасын үтәгән эш бирүчеләргә ӘМР Советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар – “Әлмәт инженерлык-төзү компаниясе” ҖЧҖ һәм “Алсу” Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы” ААҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International