Бу якшәмбедә шәһәр паркында Яңа ел чыршысын ачу булачак!

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

21 декабрьдә Шәһәр паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы уза. Бәйрәм чарасы 15:00 сәгатьтә башлана һәм «Татарстанда кыш» Республика проектының бер өлеше булачак.

Чыршы ачылышы «Яңача кабызабыз» исеме астында узачак. Бәйрәм кысаларында тамашачыларны Әлмәтнең «Җиңел канатлар» урам театры чыгышы, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу, бәйрәм концерты, күңелле әйлән-бәйлән уйнау, утлы фаер-шоу, шулай ук тәм-томнар белән сыйлау көтә.

Чара «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Дусларыгызны, гаиләгезне һәм яхшы кәефегезне алыгыз-якты булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International