Әлмәт хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Фикер алышуның төп темасы район территориясендә язгы ташуны авариясез үткәрүгә әзерлек булды.