Беренче шәһәр чыршысы бу якшәмбедә үк ачылачак!

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

14 декабрьдә 17:30 сәгатьтә «Иске Әлмәт» мәдәният йорты янында беренче шәһәр чыршысы ачылачак. Чара тылсымлы бәйрәм алды чиратына старт бирәчәк һәм «Татарстанда кыш» масштаблы республика проектының бер өлеше булачак.

Ә 18 декабрьдә 18:30 да халыкны «Онытылган геройларның виртуаль лабиринты» Яңа ел тамашасы көтә. Бу автор бәйрәм әкияте, анда Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында анимацион программа, шулай ук әкият персонажлары белән флешмоб һәм чыршы тирәли традицион әйлән-бәйлән уйнау кертелгән.

Яңалыкларны күзәтеп торыгыз-тиздән бөтен Яңа ел бәйрәмнәре турында сөйләрбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International