Татарстанда «Күрше» халык фестиваленең кышкы сезонына йомгак ясадылар. Җиңүчеләр арасында Әлмәттән берьюлы дүрт проект бар:
✅ «Нардуган»
✅ «Абикә әкиятләре»
✅ «Бергә хәрәкәт»
✅ «Гаилә кышкы гореф-гадәтләре»
«Күрше» фестивале вакыйгалары «Татарстанда кыш» проекты кысаларында узачак. Җиңүчеләр республика ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә ким дигәндә өч вакыйга үткәрү өчен 1 млн сумга кадәр финанслау алачак.
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Яңартуларны күзәтеп торыгыз - тиздән җиңүчеләр һәм аларның проектлары турында сөйли башлыйбыз! Бәйрәмнәрдә очрашканчы!