Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге хокук саклау органнары белән берлектә Артыков Илһам Инәмидин улының «Дуплет» җәмәгать туклануы предприятиесен тикшерде (Әлмәт шәһәре, Риза Фәхретдин ур., 60А йорт).
Тикшерү барышында санитария законнарының мәҗбүри таләпләрен бозулар ачыкланды:
- объектның санитария-техник һәм санитария-гигиена торышы канәгатьләнерлек түгел;
- җитештерү һәм санитария-көнкүреш биналарының эчке бизәлеше дымлы җыештыру мөмкинлеге бирми торган материаллардан эшләнгән;
- юу һәм дезинфекцияләү чаралары юк; технологик процессларның эзлеклелеге (агымлылыгы) тәэмин ителмәгән;
- эшкә медицина тикшерүе узу турында белешмәсез хезмәткәрләр кертелде;
- технологик җиһазларның, савыт-сабаларның, инвентарьларның җитәрлек күләмдә булмавы;
- савыт-саба һәм приборларны юу режимы үтәлми;
- азык-төлек продукциясен маркировкасыз, күзәтелүчәнлекне тәэмин итми торган товар үткәрү документациясеннән башка кабул итү гамәлгә ашырыла;
- җитештерү контроле оештырылмаган.
Ачыкланган хокук бозулар буенча шәхси эшмәкәргә административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелде, материаллар судка тапшырылды.
Әлмәт шәһәре суды тарафыннан «Дуплет» җәмәгать туклануы предприятиесе эшчәнлеген 90 тәүлеккә тыю турында 01.11.2025 ел, №5-929/2025 карары кабул ителде.