Җылыту сезоны башлану белән кайбер халык борчыла башлый: ни өчен батареялар чак кына җылы тоела? Әмма радиаторларның аз гына җылынуы һәрвакытта да сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турында сөйләми. Җылыту системасында иң мөһиме-батарея температурасы түгел, ә торак бинада һава температурасы. Нәкъ менә шушы күрсәткеч җылылык белән тәэмин итү сыйфатын бәяләү өчен кулланыла.
Нормативлар нигезендә, җылыту сезонында торак бүлмәләрдә һава температурасы +18 °C тан түбән булмаска тиеш, ә почмак бүлмәләрдә — +20 °C тан түбән булмаска тиеш. нормадан рөхсәт ителгән арту — 4 °C тан артмаска тиеш, ә төнлә (төн уртасыннан иртәнге 5 кә кадәр) 3 °C тан да артмаска тиеш.
Хәтта батареялар салкын булып тоелса да, фатирда һава температурасы нормативларга туры килә — хезмәт сыйфатлы күрсәтелгән дип санала. Бу җылыту системаларының үзенчәлекләренә бәйле: заманча җылылык челтәрләре, уңайлы микроклиматны саклап калу һәм ресурсларны экономияләү өчен, еш кына җылылык бирүне һава торышына карап җайга сала.
Әгәр дә бинада температура билгеләнгән нормадан түбән булса, яшәүчеләр үзләренең идарәче компаниясенә яки торак милекчеләре ширкәтенә җылыту сыйфатын тикшерү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тулы хокуклы. Идарәче оешма температураны үлчәргә һәм, тайпылышлар расланганда, хокук бозуларны бетерергә һәм җылылык өчен түләүне яңадан исәпләргә тиеш.
Чара күрмәгән очракта Дәүләт торак инспекциясенә яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.