Татарстан Республикасында дүртенче ел «Углерод эзен эзләп»*масштаблы өйрәтү тикшеренүе уза. Чара көз буе дәвам итә һәм Татарстан Республикасының 8 районыннан 850 катнашучыны үз эченә ала. Өйрәтү тикшеренүе 2022 елдан башлап ел саен «Татнефть» компаниясе һәм «Киләчәк образы» Бөтенроссия мәгариф проекты тарафыннан үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда меңләгән мәктәп укучылары һәм педагоглар катнашты, алар күнегелгән гамәлләрнең экологиягә йогынтысын бәяләргә һәм экологик чишелешләр эзләргә өйрәнделәр.
«Углерод эзен эзләп» - ул дәрес яки уция генә түгел, ә чын тикшеренү. Укучылар махсус чемоданнар ача, алар эчендә — биремнәр, карточкалар, реквизитлар һәм файдалы эко-предметлар. Алар үзләре дә чын тикшеренүчеләр булып китәләр: чемоданнарын сокланып ачалар, эчтәлеген өйрәнәләр, карарлар турында фикер алышалар, исәп-хисап ясыйлар. Биредә көчле музыка, игътибарны читкә юнәлтүче фон тавышлары юк — бары тик табигать авазлары, кошлар сайравы һәм фәнни ачышлар атмосферасы гына. Болар барысы да балаларга процесска тулысынча чумарга ярдәм итә.Өлкәннәр бу вакытта күзәтүчеләр генә булып кала, ә бөтен эш — башыннан ахырына кадәр — мәктәп укучыларныкы.
«Татнефть» компаниясе өчен дүртенче мәртәбә уза торган «Углерод эзен эзләп» проектының бүген яңа сезонны ачуы бик мөһим. Бу әһәмиятле, җанлы чара. Без балаларның теориядә экологик эшчәнлек белән таныштырып кына калмый, ә уен формасында углерод эзен исәпләп чыгарырга мөмкинлек бирә торган процесска ничек җәлеп ителүен күрәбез.»
- Эльмира Газизова, «Татнефть» хәйрия фонды директоры.
Яңа сезон-яңа чакырулар
2025 елда укучыларны галимнәр, педагоглар һәм рәссамнар тарафыннан балаларның үз идеяләре нигезендә эшләнгән өч тикшеренү чемоданы көтә. Һәр чемодан-ул биремнәр, реквизитлар һәм файдалы эко-предметлар, алар укытуны мавыктыргыч тикшеренүгә әверелдерә.
Укучыларга мөстәкыйль рәвештә углерод эзен исәпләргә һәм геройлар белән бергә экологик яктан дөрес чишелеш табарга кирәк булачак.
«Һәр ел саен безгә мәктәп укучыларына көндәлек тормышта үз максатларыбызга ирешүнең экологик юлына иярү мөмкинлеге бирә: киемнәрне хәйриягә тапшырудан алып капкачларны яңа эшләнмәләргә эретүгә кадәр. Чемоданнар шундый итеп проектланган ки, аларны ачып, яшүсмер шундук тикшеренүгә чума, аны үзе үткәрә, карточкаларны өйрәнә, исәпләүләр ясый, өлкәннәргә бары тик процессны күзәтергә һәм хәзерге балаларның акыллы, кызыксынучан һәм әйләнә-тирә дөньяга битараф булмавына инанырга гына кала.»
- Айгөл Шадрина, «Киләчәк образы» Бөтенроссия мәгариф проекты җитәкчесе.
Өйрәтү тикшеренүенең яңа сезонын эшләтеп җибәрү
1 октябрьдә Әлмәттә тикшеренүнең беренче этабы — педагоглар өчен укыту семинары узды. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан 75 табигый һәм төгәл фәннәр укытучысы чемоданнар белән танышты, биремнәрне практикада тикшерде һәм эчтәлеккә эксперт бәя бирде. Алар биремнәрнең 8 нче сыйныф программасы белән туры килүен һәм проект эше өчен яраклы булуын билгеләп үттеләр. Укытучылар методик өлешне өйрәнеп кенә калмадылар, ә үзләре дә тикшеренүнең аңлаешлы, кызыклы һәм файдалы булачагына инану өчен укучылар юлын үттеләр.
Яңа сезон 2 октябрьдә Әлмәттә, ВШН АГТУ кампусында башланып китте. Шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 100 катнашучы «Әйберләргә икенче тормыш», «Автомобиль сайлау» һәм «Мәктәп түгәрәген төзү» дигән өч тема буенча углерод эзен исәпләде. Өйрәтү тикшеренүләре чын мәгънәсендә белем һәм ачышлар бәйрәменә әверелде: чемоданнарны ачуга соклану, фәнни дәрт һәм чын кызыксыну бөтен тикшеренү барышында балаларны озата барды.
Әлмәттә эшләтеп җибәргәннән соң, өйрәтү тикшеренүләре Татарстан Республикасының башка районнарында да дәвам итәчәк. Чемоданнар яшь галимнәр командасы белән Азнакай, Лениногорск, Чирмешән, Бөгелмә, Сарман, Баулы һәм Ютазы районнарына юл тотачак.
«Бүген югары мәктәптә «Углерод эзен эзләп» өйрәтү тикшеренүенең дүртенче сезоны башланды. Быел без 8 районны колачлыйбыз. Һәм безнең өчен бу өйрәтү тикшеренүе генә түгел, ә физика, химия, биология һәм математика формула гына булудан туктаган һәм практикада кулланыла торган мөһим дисциплинаара проект. Әлеге проект балалар өчен аңлы рәвештә кулланырга өйрәнергә мөһим мөмкинлек булыр дип өметләнәбез.»
- Дмитрий несмин, «Сәләтле балалар» мәгарифне үстерү һәм аңа ярдәм итү программасы җитәкчесе.
«Әлеге өйрәтү тикшеренүендә инде дүртенче тапкыр катнашам. Уңай тәэсирләр генә: ел саен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр беләм. Биремнәрне укучыларым хәл иткәнчә чишәргә тырышам. Углерод эзен исәпләүдә катнашу мөмкинлеге өчен оештыручыларга бик рәхмәтле»
— Гәрәева Анастасия Сергеевна, Лениногорск шәһәренең 13 нче урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы.
«Миңа бүгенге чара бик ошады. Миңа "Мәктәп түгәрәген ничек төзергә" дигән темага чемодан эләкте, һәм мин углерод эзен исәпли алдым. Экология темасы хәзер бик мөһим, чөнки ул табигатьне сакларга һәм планетабызның пычрануын киметергә ярдәм итә. Мин үзем пластик тапшырам, ә мәктәптә без макулатура җыябыз, анда мин дә катнашам. Шуңа күрә бу тема миңа якын һәм кызыклы!»
- Кильдюшова Александра, МББУ «20 нче урта мәктәп» укучысы, Әлмәт шәһәре.
Проект укучыларга теорияне өйрәнергә генә түгел, ә көндәлек тормышта кечкенә гамәлләрнең әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясавын күрергә дә ярдәм итә. Мондый тәҗрибә яшүсмерләрдә җаваплы карарлар кабул итү һәм табигать турында бүген үк кайгырту гадәтен формалаштыра.
*Углерод эзе-ул кеше, оешма, чара яки продукт чыгарган парник газлары (углерод диоксиды, метан һәм башкалар) җыелмасы. Углерод эзенең кимүе экологияне саклау өчен мөһим.