“Халык контроле” дәүләт информацион системасында әлмәтлеләрнең эшчәнлеген югары бәяләнде

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
“Халык контроле” дәүләт информацион системасында әлмәтлеләрнең эшчәнлеген югары бәяләнде

Әлмәт муниципаль районы “Халык контроле” дәүләт информацион системасында уңай яктан билгеләп үтелгән фикерләр буенча алдынгы позицияләрне били. “Халык контроле”ндә күтәрелгән проблемаларның 80 проценты диярлек уңай якка хәл ителә. ТР ның кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская катнашында узган брифингтан соң әлеге нәтиҗәләр билгеле булды.

Дәүләт информацион системасы 2012 елның апрель аеннан үзенең эшчәнлеген башлады. 10 ай дәвамында халыктан “Тирә –якны төзекләндерү”, “Юл хәрәкәтен оештыру”, “Иҗтимагый транспорт”,“Кәрәзле элемтә”,“Чүп өеме” кебек бүлекләргә 9622 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 5471 хәл ителгән. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 26 төрле категория буенча карала.

“Халык контроле” системасы эшчәнлегенә анализ ясаганда Сәрия Сабурская Әлмәт тәҗрибәсе күп тапкырлар үрнәк итеп куйды. Җирле телевидиние, газеталарда булдырылган махсус рубрикаларда “Халык контроле”ндә яңгыраган сораулар һәм алараның хәл ителеше актив рәвештә чагылдырылуын ассызыклады.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International