Әлмәт транспорт идарәсе җәмәгать транспортында банк картасы белән түләүнең ничек эшләвен искә төшерә:
Түләү үтмәүнең сәбәпләре: счетта акча җитәрлек түгел, картаны банк блоклаган, техник өзеклекләр.
Әгәр карта «кара исемлектә» булса, юл йөрү өчен түләп булмый. Пассажирларга түләүнең башка ысулын кулланырга кирәк. Система бурычны түләүгә запрослар җибәрүне дәвам итәчәк, һәм банк түләүне раслау белән карта автомат рәвештә Кара исемлектән чыгарылачак.
Үз карталарыңның статусын тикшерергә һәм бурычны түләргә сайттагы шәхси кабинетта мөмкин social-card.ru яки socialcard.uniteller.ru керү өчен карта номеры, гамәлдә булу вакыты һәм рәсемдәге код кирәк булачак. Бу куркынычсыз, яшерен код кирәкми!
Шунысын билгеләп үтү мөһим, бер сәфәр өчен икеләтә түләү мөмкин түгел, һәм бурычны транспортта булганда да түләп бетерергә мөмкин!