1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы тәмамланган көн буларак тарихка кереп кала — Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале һәм каһарман вакыйгаларының берсе. Бу блокада 872 көн дәвам итте һәм кешелек тарихында иң канкойгыч булды. Гитлер командованиесе Төньяк башкаланы җир йөзеннән тулысынча юкка чыгарырга ниятли иде. Ут боҗрасында йөзләрчә мең кеше, шул исәптән балалар да булган. Алар көне-төне яшәү һәм үз шәһәрләре өчен көрәштеләр.
Бүген Әлмәттә әлеге коточкыч вакыйгаларда катнашучыларның берсе - Чернышова Раиса Никоноровна яши.
Раиса Никоноровна 1937 елның 25 ноябрендә Ленинградта туа. Бөек Ватан сугышы алдыннан аның гаиләсе, тыныч тормышка өметләнеп, туганнары янына шәһәргә күченә. Ләкин язмыш башкача хәл итте. Гаиләдә биш бала була, һәм блокада турындагы истәлекләр Раиса Никоноровнаның хәтерендә тонык, ләкин авыр булып кала. 1942 елда, шәһәргә ачлык ишелгәч, аның бөтен гаиләсе һәлак була, һәм кыз апасы белән ялгыз кала. Бу аларны Ярославль өлкәсендәге балалар йортына алып килгән озын һәм газаплы юлның башы булды.
Cугыш беткәч, Раиса Никоноровна Ленинградка кайта, 1955 елда кулинария училищесында укуын тәмамлый. Тиздән ул Әлмәткә күчеп килә, анда җәмәгать туклануы системасында эшли башлый.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рәисә Никоноровнаны шәхсән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Сезнең истәлекләр-ул безнең уртак тарихыбыз. Без иң авыр вакытларда нык торучыларның батырлыгын истә тотарга тиеш», - диде Гүзәл Хәбетдинова котлау вакытында.
Блокададагы Ленинградны саклаучыларга һәм халкына мәңгелек дан! Һәлак булган геройларның якты истәлеге. Аларның батырлыгы үлемсез!