Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Әлмәттә яшәүче 8 яшь кеше РФ гражданины паспортын алды

2025 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Әлмәт шәһәренең ЗАГС Идарәсендә тантаналы шартларда Әлмәт районының сигез яшь кешесенә Россия Федерациясе гражданнары паспортларын тапшыру тантанасы узды. 14 яшьлек яшүсмерләр тормышындагы бу мөһим этап якыннары, остазлары һәм дәрәҗәле кунаклар арасында билгеләп үтелде.

Балаларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова исеменнән сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин мөрәҗәгать итте.

Яшьләребезгә лаеклы гражданнар булып үсүләрен һәм туган республикабызны яратуларын телибез. Хәзер алар өчен Конституция көне - икеләтә үзенчәлекле бәйрәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International