Гомумшәһәр планеркасы: карарлар бергәләп кабул ителә

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген, 7 октябрьдә, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы «Знамя труда» газетасы редакциясенең баш мөхәррире - «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе Наталья Лушникованы тәкъдим итүдән башланды.

Атналык киңәшмәне ачып, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов 7 октябрьдән рәсми җылыту сезоны башлануын билгеләп үтте һәм барлык социаль учреждениеләрне һәм күпфатирлы йортларны вакытында җылылык белән тәэмин итәргә кушты. Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук оператив хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне дә билгеләп үтте. Шуларның берсе-авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге хуҗасыз җирләрне ачыклау һәм рәсмиләштерү.

Планеркада төп доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев чыгыш ясады.

Бүгенге көнгә районда 39 632 га бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, уңдырышлылык-24,8 ц/га.тулаем уңыш 98 206 тонна тәшкил итә.

Барлык категорияләрдәге авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 9 айда 1 млрд. 321 млн. 441 мең сум тәшкил итте, бу 2023 ел дәрәҗәсенә карата 120% тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча 837 млн 112 мең сум тәшкил итә.

Аннары ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айнур Исхаков катнашучыларны киләсе атнага планлаштырылган чаралар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International