Әлмәтлеләр «Сәнгать музееның мәгариф потенциалы» IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаша ала

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

2024 елның 18-19 ноябрендә Түбән Новгородта «Сәнгать музееның мәгариф потенциалы» IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференцияне Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе ярдәмендә Түбән Новгород өлкәсенең «Түбән Новгород дәүләт сәнгать музее» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Түбән Новгород шәһәренең «13 нче Гимназия» муниципаль автоном белем бирү учреждениесе оештыра.

Конференциядә катнашырга сәнгать музейлары һәм галереяләре хезмәткәрләре, галимнәр, мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары, коррекцион мәктәпләр һәм ресурс сыйныфлары укытучылары, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, мәдәни һәм агарту оешмалары вәкилләре, җирле үзидарә хезмәткәрләре, иҗтимагый һәм коммерция структуралары вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары чакырыла.

Конференциядә катнашу өчен заявканы 2024 елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча һәм, билгеләнгән таләпләр нигезендә рәсмиләштерелгән кирәкле документлар пакетын теркәп, түбәндәге форма аша тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/cloud/66d2ff81c417f30ef88af7b2/. Конференция тәмамлангач, катнашучы сертификатларын һәм сувенир продукциясен тапшыру тантанасы үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International