Тимур Нагуманов махсус хәрби операция уздыру зонасында сугышчылар янына барды

2024 елның 5 октябре, шимбә

Район башлыгы Тимур Нагуманов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләребез янына чираттагы тапкыр килде, бу юлы — 430 нчы һәм 56 нчы полклар. Визит барышында делегация 12 тоннадан артык гуманитар ярдәм китерде.

Гуманитар йөк волонтерлар, оешмалар, предприятиеләр һәм Әлмәтнең битараф булмаган халкы ярдәме белән формалаштырылды. Аңа квадрокоптерлар, медикаментлар, бензин генераторлары, радиоэлектрон көрәш чаралары, маскировка челтәрләре, җылы әйберләр, өй күчтәнәчләре һәм башка бик күп нәрсәләр кергән — сугышчылар үзләре сораган әйберләр.

Бу гуманитар конвой соңгы ике елда инде утыз икенче булды.

Сугышчылар һичшиксез үтәләчәк теләкләрен һәм үтенечләрен җиткерделәр. Тимур Нагуманов хәрбиләргә батырлык, кыюлык һәм тизрәк җиңү белән кайтуларын теләде!

Безнең яклаучыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү дәвам итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International