Әлмәт үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре укучы һәм эшләүче яшьләр форумында катнаштылар

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 30 сентябреннән 1 октябренә кадәр «Идел» яшьләр үзәге базасында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы тарафыннан оештырылган укучы һәм эшләүче яшьләр форумы булды.

Форум эшендә "Әлмәт үзәк район хастаханәсе" ДАССОның неврология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Сәлахова Гулина Аксан кызы катнашты.

Оештыручылар фикеренчә, форумның төп идеясе Татарстан Республикасының төрле медицина учреждениеләреннән һәм медицина мәгариф оешмаларыннан актив яшьләрне җыюдан гыйбарәт иде. Мондый очрашуның максаты-профсоюз идеяләрен үстерү һәм популярлаштыру, шулай ук яшьләр арасында профлидерларны һәм активистларны заманча социум шартларында һәм таләпләрендә дөрес ориентлашырга өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International