«Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга»): Татарстанның мәктәп укучыларына хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең сирәк төрләренең эшләнмәләрен ясарга тәкъдим итәләр

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә. Бәйгедә республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша ала. Аларның эшләренең геройлары Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр булырга мөмкин.

Конкурста катнашучыларга эшләрен төрле техникада башкарырга, сәнгатьлелек һәм идеяләренең үзенчәлеклелеген күрсәтергә кирәк. Эшнең исеме Кызыл китапка кертелгән хайван, үсемлек һәм гөмбә исемен үз эченә алырга тиеш.

Эшләр 8 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бәйге турында тулырак мәгълүматны 8(843)598 41 53 телефонына шалтыратып ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International