Әлмәт районы республика ярминкә-күргәзмәсендә үз продукциясен тәкъдим итте

2024 елның 29 сентябре, якшәмбе

28 сентябрьдә «Казан» Агросәнәгать паркы базасында мәктәп укучыларының, көллият һәм техникум студентларының «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узды.

Анда республиканың 43 муниципаль районыннан 300дән артык мәгариф оешмасы катнашты.

Әлмәт муниципаль районыннан мәгариф идарәсе һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре чыгыш ясады. Алар үзләренең казанышларын һәм студентлар кулы белән тудырылган продукцияләрен күрсәттеләр.

Әлмәт һөнәри көллияте аеруча зур уңышларга иреште, ул кубок һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International