Әлмәт мэры Тимур Нагуманов ялган мәгълүмат тарату белән бәйле вәзгыятьне шәрехләде

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген телеграмма-каналларда янәсе безнең шәһәр мәктәпләренә һөҗүмнәр әзерләнүе турында фейк хәбәрләр тарала башлады.

Хокук саклау органнары ялган мәгълүмат тараткан кешенең шәхесен ачыклаган инде. Хәзер тиешле чаралар уздырыла, чөнки мондый гамәлләр өчен административ гына түгел, җинаять җаваплылыгы да каралган.

Мондый фейклар Россиянең башка шәһәрләрендә дә тарала, күрәсең, халык арасында паника тарату максаты белән.

«Хөрмәтле әлмәтлеләр, сездән паникага бирешмәвегезне һәм рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышануыгызны сорыйм. Вәзгыять контроль астында», - дип билгеләде Тимур Нагуманов.

Уяу булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International