Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында Бөек Ватан сугышы истәлегенә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр истәлегенә Мемориалга чәчәкләр салу тантанасы булды. Хәрби-диңгез флоты геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Район башлыгы Тимур Нагуманов барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, бүгенге көндә көчле Россиянең көчле хәрби-диңгез флотыннан башка мөмкин булмавын ассызыклады. Ул морякларга фидакарь хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде.
Чарада шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Михайлович Соколов та катнашты. 17 яшендә фронтка алынып, гади эшчедән офицер-морякка кадәр юл үтә һәм Ерак Көнчыгыштагы сугышларда катнаша.
«Бүген безнең янда кадерле ветераныбыз, Бөек Ватан сугышында катнашучы, диңгезчебез булуы аеруча сөендерә. Безнең өчен бу горурлык кына түгел, бу чыннан да зур бәхет, мондый кешеләрнең тантаналы чарада катнашырга көч табулары», — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Хәрби-диңгез Флоты Көнен бәйрәм итү кысаларында Советлар Союзы флоты адмиралы Николай Герасимович Кузнецов бюсты ачылды. Адмирал Кузнецов, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында данлы сугыш юлын үтеп, Советлар Союзының диңгез куәтен үстерүгә һәм ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Бүген Россия Хәрби-диңгез Флоты, Ватан мәнфәгатьләрен яклап, үзенең данлы тарихын дәвам итә.