Бүген, июльнең дүртенче шимбәсендә, сәүдә үзәкләре һәм кибетләр, базарлар һәм ярминкәләр хезмәткәрләре үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Район башлыгы Тимур Нагуманов ассызыклаганча, үз эшеңне табу һәм аңа бөтен көчеңне бирү - теләсә кайсы кешенең хыялы һәм зур бәхет. Ул сәүдә хезмәткәрләренә импортны алыштыру шартларында бүген аеруча мөһим булган көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Әлмәттә 2 меңнән артык ваклап сату һәм күпләп сату, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары эшли.
Кадерле сәүдә хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә уңышлар, бизнесыгызның чәчәк атуын, шулай ук клиентлар белән аралашканда сабырлык һәм яхшылык телибез. Бәйрәм белән!