Авыл җирлекләрен төзекләндерүгә 64 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә куелган үзара салым программасы кысаларында 35 җирлектә, шул исәптән Түбән Мактамада да, быел халык тарафыннан 12,86 млн сум җыелган.

Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

Халык җыйган һәр сумга республика бюджеты 4 сум өсти. Республика бюджетыннан район 51,44 млн сум акча алган.

Мәсәлән, үзара салым акчаларына 2023 елда су белән тәэмин итү системаларын 20 млн сумнан артык норматив хәлгә китерү буенча эшләр башкарылган.

Хәзерге вакытта смета документлары әзерләнә һәм халык җыеннарында расланган эшләрне башкару өчен подрядчылар билгеләнә.

Программаның өстенлекле юнәлешләре булып урамнарны яктыртуны, юлларны, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау һәм территорияләрне төзекләндерү — балалар өчен уен мәйданчыклары сатып алуны һәм авыл халкының күпләп ял итү урыннарын төзекләндерүне дә кертеп, шулай ук урамнарны яктырту челтәрләрен ремонтлау, тракторлар һәм асылма җайланмалар сатып алу тора.

«Бурыч бик катлаулы, аны кыска төзелеш сезонында программа буенча барлык эшләрне дә башкарып чыгарга өлгерү өчен контрольдә тотачакбыз. Быел без бераз соңрак башлыйбыз, әмма барыбер җайга салынган эш ярдәмендә бу эшләрне вакытында тормышка ашыра алачагыбызга ышаныч бар», - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

Моннан тыш, ел саен «Татнефть» компаниясе грантларына су белән тәэмин итү системасы төзелә һәм яңартыла. Быел Яңа Нәдер һәм Сөләй авылларында суүткәргечләр ремонтлана. Бу эшләргә 10 млн сум бүлеп бирелгән.

Авыл территорияләрен төзекләндерү - район, республика һәм тулаем ил җитәкчелеге өчен мөһим өстенлек.

«Бу эш дәвам итәчәк!»- дип ассызыклады башлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International