Бүген, 22 июльдә, гомумшәһәр планеркасы туган көн бәйрәмен котлаудан башланды. Туган көнен Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская билгеләп үтә. Шулай ук яңа билгеләнү яңгырады. Әлмәт автомобиль юллары идарәсе башлыгы вазыйфасын Хаернасов Фидаил Рюрикович җитәкләде.
Киңәшмәне ачып, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов узган атнага йомгак ясады. Төп чараларның берсе-авыл мәдәният йортын һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында «БиблиоНефть» креатив пространствосын ачу. Шулай ук җомга көнне дүртенче «Каракуз»этно-модерн фестивале старт алды.
Планеркада төп доклад белән «Сетевая компания» - «Әлмәт электр челтәрләре» акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Сергей Огурцов чыгыш ясады. Филиалның төп бурычы-ышанычлы һәм сыйфатлы электр белән тәэмин итү, шулай ук кулланучыларны технологик тоташтыру буенча хезмәт күрсәтү. Әлмәт районының хезмәт күрсәтү зонасына гомуми саны 40 мең кеше булган 102 торак пункт керә.
Планерка ахырында Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова алдагы атнага планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат бирде.