«Нефтьче» мәдәният йортында «БиблиоНефть» ачылышы

2024 елның 20 июле, шимбә

Бүген «Нефтьче» мәдәният сараенда яңартылган «БиблиоНефть» китапханәсе ачылды.

Бу китапханәнең тарихы шәһәребез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аңа 1951 елда Бөгелмәдә нигез салына, аннары Әлмәткә күчерелә. Башта нефтьчеләр өчен китап саклау урыны буларак уйланылган китапханә вакыт узу белән мәдәни, фәнни һәм иҗтимагый тормышның чын үзәгенә әверелде.

90 нчы елларда җиңеп чыгарга туры килгән кыенлыкларга карамастан, китапханә 2003 елда яңадан үз эшен башлап җибәрде. Бүген «Татнефть» хәйрия фонды, «Таграс» холдингы һәм район башкарма комитеты ярдәме белән ул бөтенләй яңа кыяфәттә пәйда булды.

Тантаналы ачылышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

«Хәзерге заманда китапханә-белем туплау һәм саклау урыны гына түгел, ә мәдәниятне һәм үзенчәлекне үстерү мәйданчыгы да. Яңартылган китапханәне ачу-ул ремонт кына түгел, ә бөтенләй яңа, заманча киңлек булдыру», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

«БиблиоНефть» креатив киңлеге — заманча күп функцияле үзәк, анда балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә үз идеяләрен бертигез уңыш белән тормышка ашыра алачак. Монда кызыклы һәм файдалы вакыт үткәрү өчен барысы да бар: тайм-кафе, уен зонасы, лекторий, проект офисы һәм заманча уку залы-коворкинг.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, хәзерге вакытта китапханә белемнәрне саклау урыны гына түгел, ә мәдәниятне һәм үзенчәлекне үстерү мәйданчыгы да. Һәм күрәсең,«БиблиоНефть» бу таләпләргә җавап бирә, балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен тарту үзәгенә әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International