Ишегалларын төзекләндерү дәвам итә!

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «ГУАД» МУП директоры Рафис Сафиуллин Зарипов урамы, 7 нче йорт ишегалдында башкарылган эшләр турында сөйләде.

2300 кв. м. мәйданда масштаблы эшләр башкарылган: тротуарларны ремонтлау, борт ташларын алыштыру, юлларны һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү.

Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында районда 36 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Барлык эшләрне 20 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла.

2020 елдан бирле барлыгы 264 ишегалды территориясендә эшләр башкарылган. Директор билгеләп үткәнчә, бу процесста һәрвакытта да халык катнашмый. Төзелеш эшләре башланганчы, төзекләндерү проекты белән таныштыру һәм үз теләкләрен кертү өчен, халык җыеннары һәм җыелышлары үткәрелә. Әмма кайбер кешеләр үз теләкләрен гамәлгә ашыру этабында ук белдерәләр, Бу тоткарлануларга һәм өстәмә килешүләр кирәклегенә китерә.

Шулай ук ишегаллары территориясендә парковкаланган автомобильләр булу да проблемаларның берсе булып тора, бу эшләрне башкаруны кыенлаштыра.

«Шулай да, халык, тулаем алганда, төзекләндерелгән ишегалды киңлекләрен алу өчен вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карый», - дип билгеләп үтте Рафис Сафиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International