2024 елның 4 июлендә 11 сәгать 25 минутта «Татарстан Республикасы МДМС» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән давыл турында кисәтү килде:
«2024 елның 4, 5 һәм 6 июль көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле эсселек +37° көтелә».
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, куркынычлар арта:
- техноген һәм табигый янгыннар, торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына ут таралу; су объектларында һәлакәтләр барлыкка килү;
- эссе һава торышы барлык яшь төркемнәрендәге кешеләрнең сәламәтлек торышына, бигрәк тә хроник йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә, өлкәннәргә һәм балаларга тискәре йогынты ясарга мөмкин; җылылык һәм кояш сугу очраклары, барлык яшь төркемнәрендәге кешеләрнең сәламәтлек торышының начарлануы; югары температура белән бәйле рәвештә транспортта авария хәленең килеп чыгу ихтималы арта, тимер юл полотносының деформациясе һәм автомобиль юлларын каплау.