Әлмәтлеләргә «Татар сүзе» V Халыкара телевизион нәфис сүз конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

«Татар сүзе» V Халыкара телевизион нәфис сүз конкурсы «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Раисы каршындагы комиссия ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Конкурсның максаты - туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классикларның әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту. Чара Татарстан Республикасында, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларда нәфис сүз аша туган телгә кызыксыну уяту; башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыру, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү, телевизион кадрлар әзерләү өчен зур әһәмияткә ия.

Узган елны конкурс дөньяның төрле почмакларында яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм 3000 гариза җыйды. Гаризалар бөтен Россиядән: Башкортостан, Мәскәү, Дагестан, Марий Эл, Әстерхан, Самара, Саратов, Ульяновск, Киров, Новосибирск, Ырымбур, Пермь, Пенза, Свердловск, Төмән өлкәләреннән, Ханты-Манси, Удмурт, Чуваш республикаларыннан, шулай ук Үзбәкстан һәм Швейцариядән кабул ителде.

Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәрге, 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге, 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге, 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар. Шулай ук профессионаллар һәм иҗат гаиләләре катнаша ала. Чыгышлар өч номинациядә бәяләнәчәк: проза, шигърият һәм махсус номинация.

«Туган тел» махсус номинациясендә чуаш, мари, мордва һәм удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар классикларның һәм хәзерге язучыларның әсәрләрен яки катнашучының үзе туган телендә язган шигъри әсәрләрен аңлаешлы итеп укырга тиеш.

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Дөрес номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны камерага языгыз, анкета белән бергә рәсми почтага җибәрегез tatarsuze2025@yandex.ru. шулай ук https://forms.yandex.ru/cloud/664b55d090fa7bbc44556839/ сылтамасы буенча онлайн гариза тутыру мөмкинлеге бар.

Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак shayantv.ru, tnv.ru сайтларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International